Гражданнар өчен консультация өстәле оештырылды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Әтнә районы күпфункцияле үзәгендә гражданнар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырдылар.

Мөрәҗәгать иткән кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нормалары аңлатылды. Онлайн-режимда төзелгән килешүләр үсешен исәпкә алып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе җентекләп аңлатылды (товарларны сатуның дистанцион ысулы).                         

Консультация барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International