Гражданнарның кулланучылар буларак хокукларын яклау ысулларын һәм механизмнарын аңлату өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә.
2 апрельдә Аксубай районында күчмә чаралар комплексы үткәрелде. Сөнчәле мәктәбе укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча дәрес үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты – укучылар арасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны күтәрү иде. Дәресләр лекция формасында гына түгел, күрсәтмә материаллар кулланып үткәрелде. Укучылар кулланучылар хокукын яклау темасына кызыксыну күрсәттеләр, викторинада бик теләп катнаштылар. Белгечләр материалны укучылар уңышлы үзләштергән һәм балалар агымдагы елда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиадада катнашырга әзер булырлар дип өметләнә.
Сөнчәле авылында эшчәнлек алып баручы кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен консультацияләр үткәрделәр.
Җирле үзидарә белгечләре өчен укулар үткәрелде, аның барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре муниципаль берәмлек администрациясе вәкилләрендә туган сорауларга җентекләп җавап бирде, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезләмәләрен аңлатты, кирәкле киңәшләр бирде.
Барлык чараларда да кулланучыларга брошюралар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары, алдагы консультацияләр өчен контактлар тапшырылды.