Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, укытуу семинары үткәрде.
Семинар барышында 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру турында, хайваннар дөньясы объектларыннан (мехтан һәм күн, галантереядән) әзерләнгән товарларны сату үзенчәлекләре турында, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алмаштыру һәм кире кайтару турында һ. б. мәгълүматлар бирелде.
Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газетасын, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар тәкъдим иттеләр.