Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр.
Белгечләр айга ике тапкыр ял итүчеләр белән очраша, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга лекцияләр, әңгәмәләр оештыра, шәхси консультацияләр үткәрә.
Биредә Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының якын-тирә районнарында яшәүче 37 кеше ял итә. Очрашуның максаты - шәһәр халкын кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, көндәлек тормышта үз хокукларын яклауның дөрес ысулларын үзләштереп, кулланучының хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануы турында сөйләү. Сатучы белән кулланучы арасында килеп чыга торган конкрет бәхәсле очраклар һәм аларны хәл итү ысуллары каралды.
Чарада катнашучыларның барысына да брошюралар һәм буклетлар рәвешендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары телефоннары турында мәгълүмат булган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән белешмәләр тәкъдим ителде.