Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Ольга Шәфикова һәм Наталья Нигаматуллина Әлмәт шәһәренең «Торговый двор» ҖЧҖ Үзәк базарында гражданнарны һәм эшмәкәрләрне кабул итү оештырдылар.
Сораулар һәм аңлатмалар сорап мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга һәм эшмәкәрләргә территориаль орган хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларын аңлаттылар, конфликтлы очракларны хәл итүдә ярдәм күрсәттеләр, дәгъва бирү тәртибен һәм карау срокларын аңлаттылар. Гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләре һәм мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган адреслар, телефоннар турында мәгълүмат бирелде.
Эшмәкәрләр һәм аларның хезмәткәрләре белән сатыла торган товарлар турында мәгълүмат бирү ысуллары, законнарны үтәү буенча гамәли чаралар, кулланучылар белән бәхәсле мәсьәләләрне чишүнең конкрет вәзгыятьләре, суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе турында фикер алыштылар.
Кулланучылар үз хокукларын белсеннәр, кулланучылар һәм сатучылар арасында килеп чыгарга мөмкин булган теләсә нинди конфликтлы ситуацияләрдә алардан файдалана белсеннәр өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча актуаль темаларга белешмәләр тәкъдим иттеләр.