Халыкара интернет көнендә студентлар белән очрашу узды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

4 апрельдә Халыкара Интернет көнен билгеләп үттеләр.  Бу көнне Түбән Кама педагогика көллияте студентлары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Тукай исемендәге китапханә хезмәткәре белән брлектә «Интернет-сатып алулар» темасына сөйләште һәм «Мин - грамоталы кулланучы» дигән мавыктыргыч квиз уздырды. Бүлек башлыгы Евгения Чернова интернет-кибетләрдә сатып алуларның популярлыгы, үз хокукларыңны ничек якларга һәм мошенниклар белән очрашмаска кирәклеге турында сөйләде.

Товарларны дистанцион ысул белән, шул исәптән Интернет челтәре ярдәмендә сату Россия Федерациясе Гражданлык кодексының тиешле маддәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе һәм товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре белән җайга салына. Әмма, ачык уңайлыкларга карамастан – тизлек һәм түбән бәяләр, онлайн-сатып алулар кайбер өстәмә куркынычлар тудыра, алар турында белергә кирәк.

Үз хокукларыңны яклау кирәкме?  Һичшиксез, әйе! Шанслар бармы?  Без күз алдына китергәннән дә артыграк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International