Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Грамоталы кулланучы» акциясен оештырды. Чара барышында шәһәр халкына һәм кунакларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән һәм чыгарылган мәгълүмати буклетлар таратылды. Бу материаллар «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды.
Буклетлар кулланучылар хокукларының төрле аспектларын үз эченә ала: пластик тәрәзәләр кую, сыйфатсыз товарларны алмаштыру, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, техник яктан катлаулы товарлар исемлеге, куллану кредитлары, шулай ук көнкүреш техникасын сатып алу буенча киңәшләр. Материалларны татар телендә бастыруга аерым игътибар бирелә, бу – мәгълүматны халыкның барлык категорияләре өчен дә кулай итә.
Һәр буклет төгәл һәм конкрет мәгълүматны үз эченә ала, ул кулланучыларга үз хокукларын яклау мәсьәләләрендә тиз арада чишелешләр табарга ярдәм итә. Яр Чаллыда яшәүчеләрнең куллану белеме дәрәҗәсен күтәрү бүлек белгечләренең өстенлекле бурычы булып санала. Даими акцияләр, эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәлләр, сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда кулланучылар белән очрашулар, шулай ук халыкның якланмаган катламнары һәм укучылар өчен лекцияләр үткәрү нәтиҗәле һәм үз хокукларын яклауда ышанычны ныгытуга ярдәм итә.