Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша интернет-кибеттән сатып алынган тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Гражданка робот-тузан суырткыч сатып алган. Өйдә озата баручы документлар белән танышкач, товарның техник характеристикалары аны канәгатьләндермәгәнлеген аңлаган.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды, алар нигезендә сатып алучы товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң 7 көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турында мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән очракта, сатып алучы товарны тапшыру вакытыннан алып өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Әгәр товарның төре, куллану үзенчәлекләре, шулай ук сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ сакланып калса, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин.
Кулланучы товардан баш тарткан очракта, сатучы аңа кулланучы тарафыннан шартнамә буенча түләнгән акчалата сумманы, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерү чыгымнарыннан тыш, кулланучы тиешле таләп куйган көннән алып ун көннән дә соңга калмыйча, кире кайтарырга тиеш.