Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге «Победа» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатып алучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Чараның максаты - халыкның кулланучылар белемен арттыру. Әңгәмә барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Сәүдә объектына килүчеләргә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга багышланган төрле телләрдә мәгълүмати буклетлар һәм белешмәләр таратылды. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар. Кибет сатып алучылары акциядә бик теләп катнаштылар, анда кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы барлык сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.