Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итү оештырылды

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация өстәле уздырды.

Чара барышында мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Спас районында яшәүчеләрне нигездә түбәндәге эчтәлектәге мәсьәләләр кызыксындырды:

- товарда кимчелекләр табылганда кулланучыларның хокуклары;

- кулланучының товар җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары;

- кулланучының тиешле сыйфатлы товар алмашу хокукы;

- кулланучыларның хокукларын кыса торган шартнамә шартлары.

Кергән сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә эчтәлекле җаваплар бирелде.

Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International