Саба районының Мичән мәктәбендә укучылар өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2025 елның 11 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районы Мичән мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары өчен, кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Чара барышында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырыла торган олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга киңәш иттеләр.

Балалар хәзер социаль челтәрләрне актив кулланучылар булганлыктан, аларны товарларны дистанцион ысул белән сатып алуга бәйле сораулар кызыксындырды. Тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибен карадылар. Укучыларның үтенече буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеген өйрәнүгә җентекләп тукталдылар. Моннан тыш, коррупциягә каршы тору турында Федераль закон нигезләмәләрен карадылар.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International