«Аида» кибетендә дегустация булды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

«Эдем» ҖЧҖ сәүдә челтәре кибетләренең берсендә кулланучылар өчен үзләре җитештергән продукциянең чираттагы дегустациясе үткәрелде.

Чара программасында - купатлар, салатлар, камыр ризыклары һәм кайнар ризыклар.

Туклану мәсьәләсе - иң кызыклы сорауларның берседер һәм бу нормаль, дөрес туклану - ул сәламәтлек нигезе. Бу дегустациянең төп бурычы - кулланучыларның ризыкларның төрлелеге турында күзаллауларын киңәйтү, шулай ук аларның гадәттән тыш тәмен һәм оригинальлеген, бизәлешенең эстетик булуын ачык күрсәтү, ризыкны татып карау гына түгел, тәкъдим ителгән продукция әзерләү мәсьәләләре буенча белгечләр белән киңәшү мөмкинлеген бирү.

Килүчеләр дегустациягә зур кызыксыну белән карадылар, тәкъдим ителгән ризыкларның сыйфатын бәяләделәр, сораулар бирделәр.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) идарәсе белгечләре катнашты. Сатып алучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр алды. Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International