Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасында Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультацияләр оештыру дәвам итә.
Чара барышында район халкын кулланучылар законнарының гомуми мәсьәләләре, сыйфатсыз товар сатып алганда эш итү алгоритмы, җитешсезлекләр булган хезмәтләр күрсәтү, бәхәсле очракларны хәл итү юллары кызыксындырды.
Белгечләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның барлык актуаль мәсьәләләре буенча аңлатмалар алырга ярдәм итте. Ике кулланучыга конкрет ситуацияләрдә эш алгоритмы белән аңлатмалар бирелде.
Мондый консультацияләр төрле өлкәләрдә кулланучылар очраша торган күңелсез очркларны булдырмаска һәм аларны хәл итүнең төгәл механизмнарын булдырырга ярдәм итә.
Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмә һәм буклетлар таратылды.