Чистайда яшәүче хатын-кыз Дәүләт алкоголь инспекциясенә тотылган товарларны сатып алучының хокуклары турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. Ул комиссион кибеттә төзек булмаган тегү машинасын сатып алган һәм закон буенча аңа нәрсә тиеш булуын белергә тели.
Аңа аңлатканча, элек кулланышта булган товар торышы турындагы мәгълүмат ярлыкта урнаштырылырга тиеш. Әгәр дә сатучы дефектларны яшереп калган икән, сатып алучы аны алмаштыруны, ремонтлауны, бәяне киметүне яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Шулай ук кайбер товарларны (медицина приборлары, дарулар, гигиена чаралары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм эчке киемнәр) кабат сатарга ярамый, дип искәртте.
Сатып алучыга сатучыга карата язма дәгъва төзергә киңәш иткәннәр. Инспекция белгечләре, кирәк булса, юридик яктан ярдәм итәргә әзер.