Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова уенчыклар кибетендә сатучылар өчен чара үткәрде.
Чараның төп юнәлеше - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Сәүдә кагыйдәләре, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезләрен сатучыларга җиткерү. Шулай ук сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре дә аңлатылды.
Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән, кулланучылар өчен товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.