Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының 1 курс студентлары өчен мәгълүмат сәгате үткәрде.
Студентлар «кулланучы», «сатучы», «башкаручы», «яраклылык срогы», «товарның сыйфаты» төшенчәләре белән таныштылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә кулланучылар хокукларын яклау турында аңлатмалар алдылар. Студентларга фикер алышырга мөмкинлек бирер өчен, тормыштан мисаллар китерделәр:
- бу очракта кулланучы кем, әлеге туры китерелгән очрак кулланучылар хокукларын яклауны регламентлаучы һәм барлыкка килгән ситуациядән ничек чыгарга мөмкин булуы турындагы законнарга эләгәме, дигән сорауларга җаваплар бирделәр.
Сатып алынган сыйфатсыз яки сыйфатлы товар алмашу кирәклеге туганда, гамәлләр алгоритмы турында сөйләделәр. Моннан тыш, студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
Студентларга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр, «Татарстан кулланучылар хәбәрләре» газетасы һәм буклетлар тәкъдим иттеләр. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар.