Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Кадрия Галиева Баулы шәһәрендә 6 нчы урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәрде.
Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны гамәли яктан аңлаттылар. Аларның үз хокукларын һәм якыннарының хокукларын яклауга карта кызыксыну уяту максатына ирештеләр. Укучылар фикер алышуга китергән, тормыштан алынган мисалларны тикшерделәр: әлеге очракта кем кулланучы булып тора, әлеге очрак кулланучылар хокукларын яклауны регламентлаштыра торган законнар кысасына эләгәме һәм барлыкка килгән ситуациядән ничек чыгарга мөмкин, дигән сорауларга ачыклык керттеләр.
Белгеч тагын бер кат укучыларга Олимпиада уздыру шартлары һәм тәртибе турында искәртте. Һәм иң мөһиме, киләчәктә алган белемнәрне алар практикада куллана алачак.