Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, куллану вакыты чыккан алкоголь продукциясе сатылуын ачыклап, «А» кибетен тикшергәннәр. Гомуми күләме 13,95 литр булган 31 шешә тартып алынды. Эш материаллары, документларны планнан тыш тикшерү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды.
Гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудыра торган товарларны сатканда техник регламентлар таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ җаваплылык билгеләнгән.