Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Алсу Хөснетдинова һәм Венера Өметбаева Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Зөлфия Әсәдуллина белән берлектә « Путь к успеху» хатын-кызлар клубы утырышында катнашучылар өчен кулланучылар белемен күтәрүгә багышланган чара оештырдылар. Чара түбәндәне актуаль темаларгага багышланган иде:
- Офлайн сатып алу вакытында үзеңне ничек якларга?
- Маркетплейсларда сатып алынган товарны ничек дөрес итеп кире кайтарырга?
- «Честный знак» маркировкасы ярдәмендә товарның легальлеген ничек тикшерергә?
- Мошенниклык гамәлләреннән үзеңне ничек сакларга?
Бу һәм башка мәсьәләләр турында түгәрәк өстәл артында актив тормыш позициясе булган хатын-кызлар белән очрашуда фикер алыштылар. Әңгәмә кызыклы һәм нәтиҗәле булды.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләренә эчтәлекле очрашу оуштырганнары өчен зур рәхмәт белдерделәр.