Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуганың азык-төлек кибетендә әңгәмә үткәрделәр.
Чараның максаты - «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү һәм 2020 елның 31 декабрендә кабул ителгән сәүдә өлкәсендәге яңа закон актларын эшкуарларга җиткерү.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турындагы таләпләр аңлатылды.
Сатып алучының гына түгел, сатучының да хокуклары һәм бурычлары бар. Шуңа күрә товарлар базарында үз-үзеңне дөрес тоту - ул һәрвакыт уңышлы сатып алуларга юл ача.