Аңлату чаралары уздырылды

2025 елның 18 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече шәхси эшмәкәр Р.Ф. Нигъмәтҗанова һәм «Зайди» ҖЧҖ азык-төлек кибетләре сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар уздырды. Алар үз эшчәнлекләрен Кукмара районында алып баралар.

Чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның төп таләпләре, сәүдә кагыйдәләре, шулай ук сәүдә объектларының үзенчәлегенә бәйле булган чикләүләр турындагы мәсьәләләр кузгатылды. Сатучыларның товар сату барышындагы төрле ситуацияләре һәм гамәлләре каралды.

Катнашучыларга алкоголь продукциясен һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International