Әтнә районының Иске узем мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклауга багышланган дәрес узды

2025 елның 18 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының Иске үзем төп гомуми белем мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклауга багышланган дәрес үткәрделәр.

Мәктәптә якындагы Иске үзем, Яңа үзем, Утар, Мокша, Ташчишмә авылларыннан килеп 40 тан артык бала укый. Дәрес барышында аларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган олимпиада турында сөйләделәр.  

Укучылар чыгыш ясаучыларны зур кызыксыну белән тыңладылар.

Балалар үзләре өчен күп мәгълүмат алулары, ә кайбер сорауларның аеруча истә калуы турында сөйләделәр.

Дәрес азагында аларга истәлекле бүләкләр, брошюралар һәм иң яхшы эсселар җыентыгы тапшырылды.

Киләчәктә Иске узем мәктәбеннән дә республика олимпиадасында җиңүчеләр булыр, дигән өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International