2025 елның 17 апрелендә Россия кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе Алексей Корягин катнашында Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (аңа Россия буенча 19 югары уку йорты керә) ректоры Алсу Нәбиева арасында «Студентлар үзәге – кулланучылар хокуклары өчен!» дип аталган проектны тормышка ашыру турында килешү төзелде.
Әлеге проект кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә студентларның хокукый грамоталылыгын арттыруга, шулай ук тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен платформа булдыруга юнәлдерелгән. Хезмәттәшлек кысаларында студентлар өчен лекцияләр, семинарлар һәм тренинглар уздыру, шулай ук методик материаллар эшләү планлаштырыла. Килешүдә катнашучылар яшьләргә кулланучылар хокуклары турында мәгълүмат бирүнең мөһимлеген ассызыкладылар, әлеге проект студентлар бергәлеген кулланучылар хокукларын яклауга актив җәлеп итүгә ярдәм итә торган уңышлы инициатива булачагына ышаныч белдерделәр.
Нәтиҗәдә кулланучылар хокукларын яклауда квалификацияле ярдәм күрсәтергә һәм профильле оешмаларда һәм ведомстволарда эшләргә сәләтле компетентлы яшь юристлар бергәлеген формалаштыру күз алдында тотыла.