Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Вахитов районының өлкән буын вәкилләре белән очрашты.
Сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар дискуссиядә зур кызыксыну белән катнаштылар, актив рәвештә сораулар бирделәр. Моннан тыш, төрле тормыш хәлләрен бергәләп тикшерделәр.