Авылда яшәүчеләрнең хокукый грамоталылыгын арттырабыз

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районының Гари авылында урнашкан азык-төлек кибетендә укыту семинарын уздырдылар.

Әгәр сатучы бизнесе уңышлы булуын тели икән, үз эшен яратырга, ә бигрәк тә үз сатып алучыларын яратырга кирәк.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау һәм ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләре турында сөйләделәр. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар сатучылар һәм сатып алучыларның үзара хезмәттәшлегенең төгәл кагыйдәләрен билгели.

Чара ахырында катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән  брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Мондый очрашулар сәүдә объекты җитәкчелеге өчен дә, хезмәткәрләре өчен дә мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International