Болгар шәһәренең «Магнит Косметик» кибетендә консультация өстәле оештырылды

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Болгар шәһәре җирле үзидарә органнары белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен карадылар. Сатып алучы соравы буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 маддәсе аңлатылды. Сатып алучы бүләккә алынган хушбуйны кире кайтарырга теләгән, чөнки икенче флакон артык булып чыккан. Ләкин сатучы законлы рәвештә баш тарткан, чөнки парфюмерия кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International