Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Л» кафесында гражданинның алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 132 шешә (69,35 литр) тәшкил итте.
Шул рәвешле РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу кылынган.
Эш материаллары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан административ хокук бозу турында эш кузгатылган һәм административ тикшерү үткәрелә.