Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр белән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларда яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, дигән сораулар аеруча кызыксыну уятты. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны арттыру максатында күрсәтмә һәм мәгълүмати белешмәләр, буклетлар тәкъдим ителде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.