Үсеп килүче буынның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Чистай Выселка урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
Укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институты оешу тарихы, республика территориясендә кулланучылар хокукларын яклау буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар турында мәгълүмат җиткерелде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре, ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды. Укучылар үтенече буенча ваклап сату-алу килешүе буенча товарны дистанцион ысул белән сату итү кагыйдәләрен тикшерүгә җентекләп тукталдылар. Моннан тыш, Коррупциягә каршы тору турында Федераль закон нигезләмәләрен карадылар. Укучыларга ел саен республика дәрәҗәсендә уздырыла торган кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында искә төшерделәр, киләсе уку елында анда актив катнашырга киңәш иттеләр.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.