Арбитраж суды карары - гаепле

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Татарстан Арбитраж судына РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә шәхси эшмәкәрне җаваплылыкка тартуны таләп итеп мөрәҗәгать итте. Сәбәбе – рөхсәт документациясеннән башка алкоголь сату фактларын ачыклау.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре КоАПның шул ук маддәсе буенча эшмәкәргә карата административ беркетмә төзегәннәр — «Шәхси эшмәкәр тарафыннан алкогольне законсыз сату». Хокук бозу төнге клубта кирәкле лицензиясез алкоголь сату һәм саклауда чагыла. Барлыгы 31,55 литр күләмендә 67 берәмлек алкоголь продукциясе ачыкланган һәм тартып алынган, аларның килеп чыгышын раслаучы документлар юк.

Эш материаллары һәм конфискацияләнгән продукция Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды тәкъдим ителгән дәлилләрне карады һәм эшмәкәрне гаепле дип тану һәм 100 мең сум күләмендә штраф салу турында карар кабул итте. Конфискацияләнгән алкоголь продукциясен билгеләнгән рәвештә юкка чыгарырга кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International