Әлки районының күпфункцияле үзәгендә гражданнарга консультацияләр бирделәр

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының күпфункцияле үзәге филиалында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.

Чараның максаты - халыкның куллану белеме дәрәҗәсен күтәрү, кулланучыларның төп хокуклары, көндәлек тормышта кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау ысуллары белән таныштыру.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.

Килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган бушлай басма продукция тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International