Кулланучы әлифбасы: шашлык өчен итне ничек сайларга?

2025 елның 25 апреле, җомга

Бу көннәрдә күпләр май бәйрәмнәренә әзерләнә, табигатькә чыга һәм тәмле шашлык пешерә. Бу очракта уңышның төп шарты - сыйфатлы итне дөрес сайлау.

Яхшы ит сайлау критерийлары:

 Төсе: дуңгыз ите — ак-алсу, сыер ите — ачык кызыл, сарык ите - көрәнсу — кызыл.

 Өслеге: кисәк ялтыравык, дымлы, ябышучан, лайла һәм бүлендексез булырга тиеш.

Консистенция: сыгылмалы, бармак белән басканнан соң тиз тигезләнә.

- Исе: тәмле, чиста, аммиак исе дә, тоныклык исе дә юк.

Шашлык өчен нинди ит кулай:

Тавык һәм күркә:

- Теләсә нинди өлеше туры килер, бигрәк тә ботлары һәм балтырлары — иң сусыл һәм иң тәмле кисәкләр.

Дуңгыз ите:

- Муен һәм кисемтә өлеше идеаль — май һәм итнең оптималь күләме бар.

 Окороклардан саклану яхшырак, чөнки ул корырак.

Сарык ите:

 Тәкъдим ителгән өлеш — корейка, ул йомшак һәм сусыл. Яшь бәрән булса, ботның йомшагы да әйбәт.

Сыер ите:

- Шашлык өчен янбаш кисәген сайлагыз, башта аны яхшылап маринадлагыз.

Туңдырылган ит:

Дөрес суытканда (пешергәнче бер тәүлек алдан суыткычта) итнең сыйфаты суытылган иттән аерылмый диярлек.

Безнең тәкъдимнәребез буенча, сез үзегезгә ошаган ит сайлап, идеаль шашлык әзерли алырсыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International