Белгечләр кибеттә аңлату чаралары үткәрделәр

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Нурлат идарәсе белгечләре «NICE» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар үткәрделәр.                                                                

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының аерым нормалары һәм товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре, шул исәптән сатучының кулланучыга товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында бирү бурычы, товар турында тиешле булмаган мәгълүмат өчен сатучының җаваплылыгы аңлатылды.

Моннан тыш, сатучының, дәгъва кергән очракта, белдерелгән таләпләргә карата кулланучыга җавап җибәрү бурычы турында сөйләделәр. Чара азагында кибет хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәгълүмат белән буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International