Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен уку семинары үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 44 статьясын карадылар, ул муниципаль берәмлек территориясендәге җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләрне бирә:
- кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә;
- кулланучылар (кулланучыларның билгесез даирәсе) хокукларын яклап судларга мөрәҗәгать итәргә;
- кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләргә.
Кулланучы мөрәҗәгате буенча тиешле сыйфатта булмаган, шулай ук кулланучыларның гомере, сәламәтлеге, мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган товарлар ачыкланганда, җирле үзидарә органнары бу хакта товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшереп торучы федераль башкарма хакимият органнарына кичекмәстән хәбәр итәргә бурычлы.
Уку вакытында белгеч Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да аңлатты, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Мөстәкыйль өйрәнү һәм эштә куллану өчен белгечләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темаларга багышланган белешмәләр һәм буклетлар тапшырылды.