Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм агарту, халыкта рациональ кулланучылар тәртибе күнекмәләрен булдыру максатларында, Яңа Чишмә авылының сәүдә комплексында чираттагы кизү тору оештырды.
Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда кизү тору нәтиҗәсендә кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең гамәлләренә яисә гамәл кылмауларына керә торган мөрәҗәгатьләр саны кими.
Кизү тору вакытында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Аерым алганда, сатып алучыларга товарда җитешсезлекләр табылган очракта сатучыга дәгъва белдерү тәртибе, шулай ук кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы аңлатылды.
Чара барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материаллар тапшырдылар.