Эшмәкәрләр өчен уртак күчмә чара үткәрделәр

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре белән бергә Баулы районы кибетләрендә күчмә киңәшмә үткәрде.

Чараның максаты – хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә үзебездә җитештерелгән алкоголь продукциясен сату мәсьәләләре буенча индивидуаль консультация бирүдән гыйбарәт иде. Тәкъдим ителә торган товарлар ассортиментын киңәйтүгә аерым игътибар бирелде.

Кибет хезмәткәрләре алкогольле эчемлекләр һәм спиртлы продукция сату белән бәйле иң киң таралган хокук бозулар буенча җентекле консультация алдылар. Аларга алкоголь әйләнеше өлкәсендә Россия законнары таләпләре аңлатылды.

Моннан тыш, чарада катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль закон нормалары, шулай ук РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән яңа сәүдә кагыйдәләре белән таныштылар. Белгечләр киңәшмәдә катнашучыларның барлык кызыксындырган сорауларына оператив җаваплар бирделәр, кулланучылар хокукларының актуаль тематикасы буенча мәгълүмати материаллар белән консультацияләр үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International