Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Флорит Минһаҗев, «Кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле системасын булдыру» чараларын гамәлгә ашыру максатларында, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында уку-укыту чарасы үткәрде. Башкарма комитет хезмәткәрләре әлеге программаны башкаруда турыдан-туры катнашалар.
Семинарда төп игътибар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның 44 статьясы нигезләмәләрен аңлатуга бирелде. Әлеге документ нигезендә, җирле хакимият кулланучылардан шикаятьләрне карарга, гражданнарга аларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирергә, билгесез затлар даирәсе мәнфәгатьләрендә судка дәгъвалар бирергә һәм кулланучыларга ярдәм итүнең үз муниципаль программаларын булдырырга хокуклы.