Легаль булмаган алкоголь ташучы административ җаваплылыкка тартылды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәр суды карары белән, маркировкаланмаган алкогольне законсыз әйләнештә тоткан өчен, Красноярск краенда яшәүче кешегә 15 мең сум штраф салынган, тартып алынган продукцияне юкка чыгардылар. Әлеге гражданин 2024 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә маркировкасыз 32 атамада легаль булмаган шәраб (230 л суррогат) ташыганда эләккән.

Тикшерүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ материаллары буенча үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International