Лениногорскида ведомствоара комиссия утырышы узды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

2025 елның 29 апрелендә Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында этил спирты һәм алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау турында ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышны «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Иванова үткәрде.

Утырыш кысаларында сәүдә объектларының тәкъдимнәрен үтәү йомгаклары хакында фикер алыштылар. Сәүдә оешмалары вәкилләре кабул ителгән чаралар һәм элек бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше турында сөйләделәр.

Йомгаклауда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тәкъдимнәрен исәпкә алып, Лениногорск районында күрсәткечләрне яхшыртуга, легаль булмаган алкоголь продукциясен әйләнештән алу хакында хокук саклау органнары белән уртак эшне көчәйтүгә юнәлдерелгән чаралар планы эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International