Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты Чистай шәһәре инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган лекция үткәрде. Чара Җиңү көне алдыннан узды һәм анда катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Лекциянең төп өлеше кулланучылар хокукларын яклау турындагы Россия законнарының төп аспектларына, товарларны дистанцион ысул белән сату үзенчәлекләренә, халыкка сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренә багышланган иде. Катнашучылар, алга таба үзлектән танышу өчен, мәгълүмати материаллар алдылар.