Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Әлки районы хакимияте хезмәткәрләре өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган семинар оештырды.
Җирле үзидарә органнарының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында фикер алыштылар, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турындагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләре белән таныштылар. Товарларны ваклап сату тәртибенә һәм май аенда ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ташламалар белән ярдәм итү мөмкинлекләре булдыруга аерым игътибар бирелде.