Сатучылар өчен семинар-укулар үткәрелде

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәрләрнең сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча укыту семинары үткәрде. Чара барышында мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру буенча консультацияләр бирелде. Сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга басым ясалды.

Чара барышында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителә торган өстәмә бәяләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сатыла торган продукциянең яраклылык сроклары, алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International