Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен чара үткәрде.
Чарада катнашучыларга кулланучылар белеме нигезләре, товарлар сату, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге мәсьәләләр аңлатылды. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, Советлар Союзы Герое, якташыбыз Федор Петрович Савельев турында сөйләделәр.
Моннан тыш, укучылар белән сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт темасына сөйләштеләр. Лекция азагында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематикалы буклетлар таратылды.