Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдына куелган бурычларны үтәү максатларында, Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Бу юлы белгечләр «Лаванда» чәчтарашханәсе хезмәткәрләре өчен укыту семинары оештырды.
Чәчтарашханә шәһәрнең кулланучылар базарында күп еллар эшли. Пенсионерларга чәчләрен кисү вакытында ташламалар даими рәвештә бирелә, заявкалар буенча өлкәннәргә һәм инвалидларга хезмәт өйләренә чыгып күрсәтелә.
Чара барышында чәчтарашханә хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды, шул исәптән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү тәртибе, кулланучылардан килгән дәгъваларны карау тәртибе каралды. Семинар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә җаваплар бирелде.