«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының 2 курс студентлары өчен мәгълүмат сәгате үткәрде.
Студентларга кулланучыларның нинди хокуклары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы белән регламентлаштырылуы турында аңлатмалар бирелде. Тормыштан мисаллар китерделәр, анда студентлар бу очракта кем кулланучы булып тора һәм барлыкка килгән ситуациядән ничек чыгарга мөмкин, дип фикер йөрттеләр. Шулай ук белгеч товар сыйфатсыз булганда яки сыйфатлы товар алмашу кирәклеге туганда гамәлләр алгоритмы булуын аңлатты. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, квалификацияле җаваплар алдылар.
Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернет-сайты, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталы һәм Тәтеш муниципаль районының рәсми сайтында «Кулланучылар хокукларын яклау» вкладкасы турында мәгълүмат җиткерелде, анда бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат, гариза һәм дәгъва үрнәкләре табарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тараттылар.