Һәркем мөрәҗәгать итә ала

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районының күпфункцияле үзәгендә килүчеләргә консультацияләр биреп, күчмә чара үткәрде.

Чара барышында кулланучылар законнарының нигезләре, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, интернет аша сатып алынган товарны алмаштыру һ.б. аңлатылды. Чара барышында әңгәмә дәвамында туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.

Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль орган визиткалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International