Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру өчен кибет кулланучылары һәм сатучылары белән даими консультация эшләре алып баралар.
Болгар шәһәрендә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, хезмәткәр «Пятерочка» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча чара үткәрде.
Консультация өстәле барышында белгеч гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләрен һәм РФ Хөкүмәтенең 2463 номерлы карарын аңлатты. Гражданнарга азык-төлек товарларының җитешсезлекләре ачыкланганда кулланучыларның хокуклары аңлатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 маддәсе нигезендә, сатучы кулланучыга товарларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматны, шул исәптән товарны сатып алу бәясе һәм шартлары турында белешмәләрне вакытында бирергә тиеш.
Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде, кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәләр таратылды.