Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен укыту семинары үткәрелде

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «Алып Хан» сәүдә комплексында чәчтараш хезмәте күрсәтүче хуҗалык субъектлары өчен укыту семинары үткәрде.

Чара барышында чәчтараш хезмәтләрен көйләүче норматив-хокукый актлар каралды. Чәчтарашларга кулланучылар өчен мәҗбүри мәгълүмат урнаштыру тәртибе аңлатылды. Чәчтараш хезмәте күрсәтүче персоналга, шулай ук хезмәт күрсәтү барышында кулланыла торган материалларга һәм җиһазларга таләпләр каралды.

Хуҗалык итүче субъектларга күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләре ачыкланган яисә аның ризалыгыннан башка өстәмә хезмәт күрсәткән очракта кулланучының хокуклары аңлатылды.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында чәчтараш хезмәтенә ташламалар бирү, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен акцияләр үткәрү мәсьәләсе каралды.

Чара азагында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International