Тәтеш районы күпфункцияле үзәк филиалында чара узды

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты вәкиле Людмила Потапова белән бергә Тәтеш шәһәренең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле уздырды.

Әлеге чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның грамоталылыгын арттырудан гыйбарәт, бу гражданнарга үзләренең бозылган хокукларын яклау юллары һәм ысуллары турында мәгълүмат алуга, үз хокукларын тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Кабул итү барышында халык кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга кагылышлы сораулар бирде. Гражданнарның сыйфатсыз товарлар сатып алуга, хезмәт күрсәткәндә кимчелекләр ачыклануга бәйле сорауларына җаваплар бирелде. Моннан тыш, товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру тәртибен һәм башка бик күп нәрсәләрне аңлаттылар. 

Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» темасын киң яктыртучы белешмә-мәгълүмати материаллар белән дә танышырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International