Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча гражданнар өчен консультация сәгате оештырдылар.
Консультация вакытында гражданнар түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:
- зурлыгы буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алмаштырырга;
- ялгыш сатып алынган азык-төлек товары өчен акчаны кире кайтарып буламы;
- товарлар сатып алганда мәгълүматка карата мәҗбүри һәм кирәкле таләпләр нинди һәм башкалар.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Ахырда кулланучылар хокукларын яклау буенча брошюралар, буклетлар таратылды.